Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә паспортлар тапшыру тантанасы

2018 елның 25 мае, җомга

     2018 елның 25 маенда Түбән Кама никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашучылар өчен, паспорт, дәүләт символлары һәм Рәсәй Федерациясе гражданины хокуклары турында кызыклы викториналар үткәрделәр.

    ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина укучыларны сәламләде һәм истәлекле вакыйгалары белән котлады. Миграция мәсьәләләре Идарәсе Түбән Кама районы бүлеге башлыгы, полиция майоры Баһаветдинова Галина Викторовна укучыларга беренче паспортларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International