Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, район хастаханәсе ветераннар берләшмәсеннән Любовь Пронягина, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары килгән иде.
Кунаклар Клавдия Ильиничнаны кайнар котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.
Авырлыкларга бирешмәве, тормышны яратуы, ил үсешенә керткән тырыш һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, иминлек, якыннары һәм туганнарының җылы кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.