2018 елның 26 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында булачак гаиләләр өчен, традицион шимбә дәресе узды.
«Эйдос» психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева кияүләр һәм кәләшләр белән гаилә бюджетын планлаштыру турында сөйләште.
Яшь парлар алдында гаилә корганда «Ничек гаилә бюджетын алып барырга: бергә яки аерым?» дигән сорау килеп баса. Бер яктан, җәмгыятьтә уртак бюджет гаиләнең ышанычлы булуын аңлата, икенче яктан, ул еш низаглар барлыкка китерә.
Психолог фикеренчә, финанслар белән бәйле проблемаларны үзара фикер алышып хәл итеп була.