Яр Чаллы гаиләләренә Ана капиталын тапшыру

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

      2018 елның 23 май Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 76 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе башлыгы Э.Р.Фаттахов  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр. Эти-эниләр бәйрәмнең төп хуҗалары – яңа  туган сабыйлар белән килгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International