Бөгелмәнең ЗАГС бүлегендә май аенда үзләренең зөбәрҗәт, алтын һәм якут юбилейларын билгеләп үтүче җиде парны тәбрикләделәр

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Юбилярлар – Юрий Григорьевич һәм Софья Григорьевна мәхәбәттә һәм татулыкта 55 ел гомер кичергәннәр.
Ирле-хатынлы Токмаковлар – Виктор Иванович һәм Вера Владимировна, Никоновлар – Владимир Алексеевич һәм Раиса Ивановна, Авзаловлар – Равил Ибраһимович һәм Гөлгенә Нигъмәт кызы инде ярты гасыр бергә яшиләр.
Тату гаиләләр – Наумовлар – Николай Леонидович һәм Рәйхана Харис кызы, Анисимовлар – Виктор Петрович һәм Нина Семеновна, Голышевы Сергей Владимирович һәм Людмила Александровна 40 ел инде ныклы һәм дус гаиләләр булып гомер итәләр.
Юбилярларга тантаналы шартларда шәһәр башлыгының котлау адресы тапшырылды. Үрнәк гаиләләр балалары һәм туганнарыннан чәчәк бәйләмнәре һәм тәбрикләүләр кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International