ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 18 маенда Чистай Никахлашу йортында быел йөзенче пар булып Ширияздановлар гаиләсе никах теркәде.

Ислам һәм Татьяна катнаш никах төзеделәр һәм һәрберсенең милләт традицияләрен истә тотып, тормыш итәргә , балалар үстерергә әзерләнәр.

ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова аларга бәхет, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, ике якның да әти-әниләрен тигез күреп, хөрмәтләп яшәүләрен теләде. 

Монда ул иң-иң кызыксындырган сорауларга җавап бирде. ГХАТ бүлегенең халыкка нинди хезмәт күрсәтүе турында, нинди чаралар һәм тантаналар үткәрелүе турында, Пенсия Фонды идарәсе белән үзара бәйләнеше турында, зур информацион ресурслар формалашуы - социаль тәэмин итү буенча Бердәм дәүләт информацион системасы һәм Гражданлык хәле актлар теркәү Бердәм дәүләт реестры булдырылуы турында һәм моның киләчәктә ГХАТ идарәсенең төрле дәүләт һәм муниципаль структуралары белән үзара бәйләнешенең камилләшүенә китерүе турында сөйләде. Азакта ул, 2017 елгы статистика буенча мәгълүматлар белән бүлеште.

“Гомер, күз яшләре, мәхәббәт” 18 майда шундый девиз астында Алабуга ЗАГС бүлеге “нык гаилә” проекты буенча Потаниннар гаиләсен чакырган иде. Алабугада танылган гаилә бу. Кызлары Надежда белән Дарья башка балаларга охшамаган. Алар сукыр балалар өчен махсус мәктәптә укыйлар. Кызлар бик матур җырлыйлар, шигырь язалар, фортепианода уйныйлар, 5ле билгеләренә генә укыйлар. Дарьяның гаилә көненә багышланган “Гаилә” дигән  шигере шаккатырлык.

     18 нче майда Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә ике гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырылды.

      Алар “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге Башлыгының урынбасары Михаил Ксенофонтовтан, Пенсия фонды җитәкчесе Надежда Сергеевнадан котлау сүзләрен кабул иттеләр. Надежда  Сергеевна яшь әниләргә әлеге кыйммәтле документны тапшырды.

2018 елнын 18 маенда Балык Бистәсе районының социаль яклау бүлеге бинасында Гаилә көненә багышланган бәйрәм утте. Бәйрәмгә Балык Бистәсе районыныда яши торган 3 гаилә чакырылды. Катнашучыларга гаилә турында сораулар  бирделәр. Иң куп бал җыйган пар җиңүче булып билгеләнде. Җиңуче – Заляевлар гаиләсе.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шундый исем астында, “ Балачак дөньясы” күргәзмәсе кысаларында республика акциясе үткәрелде. Әлеге акциядә шәһәрдә яшәүче күп балалы әни Наталья Рыбалкина катнашты.

Узган елда ул “Нечкәбил” республика конкурсының финалына чыккан иде.
Акция барышында гаилә талисманнары хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәдә җыелган акчалар авыру балаларны дәвалау өчен Анжела Вавилова фондына җибәрелде.

Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүче 22 егет һәм кызга тапшырылды.

Чарада  район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов, “Яшь гвардия” һәм “ФОРПОСТ” оешмасын җитәкләүче Назил Латыйпов,   ЮХИДИ район фондыннан Рәсимә  Сәетова катнашты. Алар укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап,  үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде.

Бәйрәмдә Лаеш муниципаль районы  башлыгы урынбасары Бурганова Т.П. 5 гаиләне җылы сүзләр белән тәбрикләп ана капиталы сертефикаты һәм бәләкәчләргә йомшак уенчык бүләк итте.

Алабуга районы башкарма комитететының ЗАГС бүлегендә 17 майда 300 нче бала туу теркәлде. Нәнигә Азалия дип исем куштылар.Кыз бала бу гаиләдә икенче бала. Азалиянең әти-әниләрен котлыйбыз, иң изге теләкләр теләп калабыз.

Икенче балалары туган гаиләләргә Ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Әлеге истәлекле һәм шатлыклы вакыйга белән тантанада катнашучыларны район җитәкчесе Сергей Демидов котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International