17 май көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегенең тантаналар залында 14 яше тулган районлыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Илебез гражданины шәхесен раслаучы документ район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүче 22 егет һәм кызга тапшырылды.

Чарада  район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илшат Хәйретдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов, “Яшь гвардия” һәм “ФОРПОСТ” оешмасын җитәкләүче Назил Латыйпов,   ЮХИДИ район фондыннан Рәсимә  Сәетова катнашты. Алар укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап,  үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International