“Гомер, күз яшләре, мәхәббәт” 18 майда шундый девиз астында Алабуга ЗАГС бүлеге “нык гаилә” проекты буенча Потаниннар гаиләсен чакырган иде. Алабугада танылган гаилә бу. Кызлары Надежда белән Дарья башка балаларга охшамаган. Алар сукыр балалар өчен махсус мәктәптә укыйлар. Кызлар бик матур җырлыйлар, шигырь язалар, фортепианода уйныйлар, 5ле билгеләренә генә укыйлар. Дарьяның гаилә көненә багышланган “Гаилә” дигән шигере шаккатырлык.
Кечкенәләре Глеб, туганнарыннан калышмый. Ул бии, рәсем ясарга ярата, шигырь сөйли. Әтиләре Александр Юрьевич, әниләре Оксана Сергеевнаның тормыш мәгънәсе-балаларда, ә алар бу мәгънәне тулысы белән аклыйлар.