Икенче балалары туган гаиләләргә Ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Әлеге истәлекле һәм шатлыклы вакыйга белән тантанада катнашучыларны район җитәкчесе Сергей Демидов котлады.
Мин чын күңелемнән бу искиткеч бәйрәм белән тәбрик итәм. Кешелекнең гореф-гадәткә әверелгән кыйммәтләренең буыннан-буынга тарихи күчешен дәлилләве белән үзенә игътибарны җәлеп итә. Шундый истәлекле көндә матур дүрт гаиләнең матди хәлләренә ярдәм булган Ана капиталы сертификатын алулары бик куанычлы күренеш. Бу дәүләт тарафыннан рәсәй гаиләләренә бирелә торган иң тәэсирле ярдәм дип уйлыйм.
Хөрмәтле тантанада катнашучылар, барлык гаиләләргә бәхет, мәхәббәт, шатлык-куанычлар һәм үзара аңлашып яшәүләрен телим. Үз гаиләләрегезөчен һәрвакыт горурлык, туганнарыгызга, якыннарыгызга хөрмәт хисе белән янып яшәгез. Киләчәккә, үз-үзегезгә ышанычыгыз зур булсын, - диде ул.