2018 елның 18 маенда Чистай Никахлашу йортында быел йөзенче пар булып Ширияздановлар гаиләсе никах теркәде.
Ислам һәм Татьяна катнаш никах төзеделәр һәм һәрберсенең милләт традицияләрен истә тотып, тормыш итәргә , балалар үстерергә әзерләнәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова аларга бәхет, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, ике якның да әти-әниләрен тигез күреп, хөрмәтләп яшәүләрен теләде.