18 нче майда Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә ике гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырылды.
Алар “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге Башлыгының урынбасары Михаил Ксенофонтовтан, Пенсия фонды җитәкчесе Надежда Сергеевнадан котлау сүзләрен кабул иттеләр. Надежда Сергеевна яшь әниләргә әлеге кыйммәтле документны тапшырды. ЗАГС бүлекчәсе җитәкчесе Динара Җәләлова Чуприков һәм Поярков гаиләләрен кызлары туу уңае белән котлады.
Ике гаиләдә дә үз капиталы белән икенче бала дөньяга килде.