2018 елның 19 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак гаиләләр өчен, «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында чираттагы дәрес узды.
Дәресне «Эйдос» психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева үткәрде. Дәреснең темасы – «Гаилә мөнәсәбәтләрендә психологик көч куллану». Психологик (эмоциональ) көч –ул систематик рәвештә башка кешегә психологик зарарлы йогынты ясау. Башка көчләрдән аермалы буларак, мондый көчтән физик дәлилләр калмый, шуңа күрә аны ачыклау катлаулырак. Ул башка кеше өстендә контрольдә нигезләнә һәм аеруча да психикага зарарлы йогынты ясый.
Психолог, шулай ук, булачак кияүләргә һәм кәләшләргә бергә яшәү вакытында барлыкка килгән проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләде. Дәрес ахырында, парлар темпераментлар туры килүе буенча тест уздылар.