ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

15 нче сентябрь көнне ил буенча “Милләтләр кроссы – 2018” Бөтенроссия йөгерү көне  үтте. Мамадыш районы да читтә калмады. Бәйрәм рухы шәһәрнең бөтен өлешендә сизелде.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы да әлеге спорт бәйрәмендә зур теләк белән катнашты. Үз иртәләрен алар «Яшьлек» скверында зарядкадан башладылар. Соңыннан башка коллективлар белән беррәттән кросс ярышына кушылдылар.  Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова искәртүенчә, әлеге кросс шимбәнең тантаналы регистрацияләре алдыннан яхшы гына күтәренке кәеф һәм рух чыганагы булды.

Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында «Нечкәбил-2018» Республика матурлык, гаилә һәм аналар конкурсының зона этабы узды.

 «Нечкәбил» конкурсы - Татарстанның халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәт итүче Бәхетле гаиләләренең реаль тарихы.

«Нечкәбил» конкурсы - кешеләрнең гаилә аша рухи бердәмлеге, Буыннар бәйләнеше, шәфкатьлелек, кече һәм зур Ватанга мәхәббәт.

Конкурста 2 гаилә пары һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Алтын юбилярлар Козырев Владимир Иванович һәм Татьяна Анатольевна гаилә бәхете һәм озын гомерлелек эстафетасы буларак яшь парлар Балобанов Дениска һәм Ксения кебек символик гаилә учагын тапшырдылар.

      Көзге чор кырдагы уңышларга гына түгел, ә туйларга да бай чор. 15 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 444 пар никахларын рәсмиләштерде. Максим һәм Оксана бер оешмада эшлиләр, аларның уртак мавыгулары шактый: йөгерү, чаңгы, бассейн. Көз Оксана һәм Максимның тормышында мөһим үзенчәлеккә ия. Яшь пар нәкъ бер ел элек – көз көне танышканнар. Бер-берсен бер күрүдән үк ошатканар, ләкин өйләнешү карарын бик нык уйлап эшләгәннәр – туй көне дә алдан билгеләнеп куйган булган. Алар көз көне яңа гаилә туу өчен иң яхшы вакыт дип уйлыйлар.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Чуваш Мәнҗесендә яшәүче тыл хезмәтчәне Дмитрий Ефимович Тайбулатовка 90 яшь тулды. Аны туган көне белән котлап, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен РФ Президенты һәм район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләр җиткерергә дип район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова килде. Дмитрий Ефимович хезмәт юлын 13 яшендә Хафизов исемендәге хуҗалыкта башлап җибәрә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. Тормыш иптәше Анастасия Алексеевна белән 68 елдан артык тату гомер кичерәләр. Бүгенге көндә 6 балалары, 15 оныклары һәм 22 оныкчыклары бар. 

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитет ГХАТ бүлегендә 400 сабый теркәлде. Ул 6 сентябрьдә, 3200 гр. һәм 53 см. булып туган Хәнәфин Шамил исемле малай булды. Әти-әниләре Айдар һәм Гүзәл тантаналы шартларда, сабыйның беренче документын, Татарстан Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау адресын һәм истәлекле бүләк алдылар.

2018нче  елның 6 нчы сентябрендә Шафигуллина Ингрида Эдуард кызы и Чугунов Олег Юрьевичларның яшь гаиләсендә шатлыклы вагыйга булды. Аларның кызлары туды, аны матур сирәк исем белән атыйлар – Амелия, ә бу сабый Чистай ЗАГС бүлегендә ел башыннан 500 нче бала булып теркәлә. ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы “Туу турында таныклык”ны бәхетле әтисенә тапшырганда, чын күңелдән, кызлары тууы белән котлады,  нык сәламәтлек һәм иминлек теләде, шулай ук зур булмаган бүләк тапшырды.

         2018нче елның 6нчы августында Чистай шәһәрендә  Елена Николай кызы һәм Михаил Александр улы Федосеевлар  көмеш туйларын – бергә 25 ел торуларын билгеләп  үттеләр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  юбилей туе көнендә Федосеевларны тантаналы котлау узды. Танатананың гаеплеләре ЗАГС бүлегенең  дәрәҗәле  юбилей туйлары китабына үзләренең имзаларын куйдылар; яңадан ирле-хатынлы булу теләкләре иреклеме, чын күңелдәнме дигән сорауга җавап бирделәр. Чараның ахырында Федосеевлар гаиләсе  туй антларын яңарттылар һәм киләсе энҗе туйларын билгеләп үтәргә вәгъдә бирделәр. ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы   Елена Николай кызы һәм Михаил Александр улына  истәлекле бүләк тапшырды

2018 елның 14 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Идиятуллиннар Альберт Дамир улы һәм Екатерина Евгений кызы гаиләсендә булды. 9 сентябрьдә аларның уллары һәм кызлыры туды. Алар гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар. Яңа туган сабыйларга  Артур  һәм Карина исемнәре кушылды.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Аның нигезе  - мәхәббәт. Лаеш районы,  алтын туйларын билгеләп үтүче Клюевлар гаиләсе.

Гаилә яшелек хатирәләре белән уртаклашты. Юбилярлар тормыш юлында  шатлыклар гына түгел сикелтәләр дә очрактан. Тормыш кыенлыкларын җиңәргә аларга бер-берсен аңлап, ишетеп, бер береңә терәк булып яшәүләре ярдәм иткән. Район башлыгының җылы сүзләре һәм акчалата ярдәме гаилә өчен иң зур бүләк булды.

Бу гаиләләр өчен район башлыгы М.П.Афанасьевның җылы котлау сүзләре hәм акчалата  ярдәме зур бүләк булды.

Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рашит Габдулхак улы һәм Кадрия Әхми кызы Шакировларның гаилә бәйрәмнәре булып узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Е.Н.Романова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International