Азнакай районында 400 бала туды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитет ГХАТ бүлегендә 400 сабый теркәлде. Ул 6 сентябрьдә, 3200 гр. һәм 53 см. булып туган Хәнәфин Шамил исемле малай булды. Әти-әниләре Айдар һәм Гүзәл тантаналы шартларда, сабыйның беренче документын, Татарстан Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау адресын һәм истәлекле бүләк алдылар.

Быел яңа туган балалар арасында иң популяр - Әмир һәм Кәрим, Ралина һәм Ясминә исемнәре, ә тиңдәшсез исемнәр арасында Габделкәрим белән Азиз, Әгилә һәм Әдилә исемнәр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International