17 сентябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон поселогында яшәүче Николай Петровичка 90 яшь тулды. Аны әлеге истәлекле бәйрәме белән котларга Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Куйбышев Затон поселогы башлыгы һәм Куйбышев Затон Советы рәисе Альмира Винникова килде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы хакимияте исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
16 сентябрь көнне район мәдәният йортында “Нечкәбил-2018” конкурсының зональ сайлап алу туры үткәрелде . Фестиваль кунакларын мәдәният йорты алдында районның “Ак калфак” татар хатын-кызларының Бөтендөнҗя иҗтимагый оешмасы төркеме каршы алды. Конкурсның бу этабында республикабызның 7 районыннан катнаштылар.
2018 елның 16 сентяберендә Республикабызның Тәтеш шәһәрендә, 7 гаилә “Нэчкэбил” ярымфиналда катнаштылар. Буа районын Зөхрә-Илнар, һәм аларның балалары Ильдан, Диана Талиповлар гаиләсе яклады. Алар энергияле, шат, дус-тату гаилә тормышларының үзара мәхәббәткә, бер-береңә хөрмәткә, аңлашуга, ярдәмләшүгә, бер якка карарга теләүгә һәм һәрвакыт бергә булуга корылуын тасвирладылар. Фестивальдә дә гаиләгә ярдәмгә туганнары, дуслары, танышлары, коллегалары килделәр. Жюри әгъзалары булып – элеккеге “Нэчкэбил” конкурсантлары –Люция Закирова һәм Лейсән Самерханова да катнашты. Талиповлар гаиләсе конкурста бер кочак Диплом җыйды, бетенесе искиткеч булды.
16 сентябрь көнне Татарстанның алты районыннан килгән гаиләләр Тәтеш шәһәрендә үзләренең тарихы һәм традицияләре белән уртаклаштылар, жюри хөкеменә кулинария әсәрләре һәм концерт номерлары күрсәттеләр.
Югары Ослан муниципаль районы Карасевлар гаиләсе «Якутия патшабикәсе һәм Карагуҗа патшасы турында әкият»дигән гаилә бәйрәмен тәкъдим иттеләр. Александр Владимирович һәм Юлия Николаевна үз балалары һәм үзләренең зур гаиләләре белән бәйгедә әкият күрсәттеләр, анда үз гаиләләренең барлыкка килүе, гореф-гадәтләре, балалар һәм аларның уңышлары, якты концерт номерлары һәм кулинария әсәрләре турында сөйләделәр.
2018 елның 15 сентябрендә Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән уза торган "Нечкәбил" дип исемләнгән ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсының ярымфиналы узды. Бирегә тугыз районның катнашучылары килде. Әлмәт муниципаль районыннан Даминовлар гаиләсе Рафаэль Фатих улы һәм Энҗе Радик кызы катнаштылар. Алар үз гаиләсен республикабызның ике дәүләт телендә чыгыш ясап тәкъдим иттеләр. Гаилә традицияләрен ничек искә алулары, нәсел тарихын ничек саклаулары, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Энҗе Радик кызы кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны татар милли ризыклары белән сыйлады.
2018 елның 15 нче сентябрь көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 400 нче пар булып Нәфыйков Назым белән Диляра гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап бүлек җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде. Шушы көннең иң матур мизгелләрен тормыш буе истән чыгармагыз, кулга-кул тотынышып гомер буе атлагыз.
16 сентябрь көнне Тәтештә «Нечкәбил - 2018 " Республика матурлык ана булу һәм гаилә конкурсының зона этабы узды.
Татарстанның алты районыннан килгән гаиләләр үзләренең тарихы һәм гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар, жюри хөкеменә кулинария әсәрләре һәм концерт номерлары тәкъдим иттеләр.
Фәтхуллиннар гаиләсе Чүпрәле муниципаль районын лаеклы тәкъдим итте, "үткәннәрне хәтерләмәсәң, ул киләчәкне белми"дигән гаилә бәйрәме презентациясе белән чыгыш ясады.
Тәтеш муниципаль районында предприятия һәм оешмалар арасында җиңел атлетика буенча кросс оештырдылар.
Ярыш алдыннан катнашучыларны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Б.Семенычев котлады. Әлеге чаралар сәламәт тормыш алып барырга теләүчеләр сафын арттыра, - дип билгеләп үтте А.Б. Семенычев.
Җырлы-моңлы кичәдә Гөлбикә апа адресына бик җылы фикерләр әйтелде, аның хезмәтенә югары бәя бирелде.
Төбәгебезнең легендар шәхесе, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале иясе, Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галимөхәммәт кызы Кәримовага 80 яшь тулды. Шушы көнне Үзәк авылы мәдәният йортында аның хезмәт һәм тормыш юлынан багышланган тантаналы кичә булып үтте.
Юбилярга рәсми котлауларны иң элек Теләче, Саба районнары җитәкчеләре, ике районның да ветераннар Советы оешмалары вәкилләре җиткерде. Моннан тыш, аны бер чорда хезмәт куйган хезмәттәшләре, якыннары һәм Үзәк урта мәктәбе укучылары да тәбрикләде. Әлеге чарада районның барлык җитәкчеләре шул исәптән гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе дә катнашып юбилярга җылы теләкләрен җиткерде.
15 нчы сентябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарта комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре бөтенроссия чабыш көненə багышланган «Милләтләр кроссы -2018» чарасында катнаштылар.
Ярышлар районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ял итүгә һәм физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатыннан үткәрелде.