2018 елның 16 сентяберендә Республикабызның Тәтеш шәһәрендә, 7 гаилә “Нэчкэбил” ярымфиналда катнаштылар. Буа районын Зөхрә-Илнар, һәм аларның балалары Ильдан, Диана Талиповлар гаиләсе яклады. Алар энергияле, шат, дус-тату гаилә тормышларының үзара мәхәббәткә, бер-береңә хөрмәткә, аңлашуга, ярдәмләшүгә, бер якка карарга теләүгә һәм һәрвакыт бергә булуга корылуын тасвирладылар. Фестивальдә дә гаиләгә ярдәмгә туганнары, дуслары, танышлары, коллегалары килделәр. Жюри әгъзалары булып – элеккеге “Нэчкэбил” конкурсантлары –Люция Закирова һәм Лейсән Самерханова да катнашты. Талиповлар гаиләсе конкурста бер кочак Диплом җыйды, бетенесе искиткеч булды.
Өметләр аклануын һәм Буа данын яклаучы гаиләнең финалда чыгыш ясавын телибез. Ә бу хакта октябрь башында билеле булачак.