Тәтеш муниципаль районында предприятия һәм оешмалар арасында җиңел атлетика буенча кросс оештырдылар.
Ярыш алдыннан катнашучыларны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Б.Семенычев котлады. Әлеге чаралар сәламәт тормыш алып барырга теләүчеләр сафын арттыра, - дип билгеләп үтте А.Б. Семенычев.
Кросста районыбызның барлык оешма һәм предриятияләре катнашты, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмадылар.