Җырлы-моңлы кичәдә Гөлбикә апа адресына бик җылы фикерләр әйтелде, аның хезмәтенә югары бәя бирелде.
Төбәгебезнең легендар шәхесе, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале иясе, Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галимөхәммәт кызы Кәримовага 80 яшь тулды. Шушы көнне Үзәк авылы мәдәният йортында аның хезмәт һәм тормыш юлынан багышланган тантаналы кичә булып үтте.
Юбилярга рәсми котлауларны иң элек Теләче, Саба районнары җитәкчеләре, ике районның да ветераннар Советы оешмалары вәкилләре җиткерде. Моннан тыш, аны бер чорда хезмәт куйган хезмәттәшләре, якыннары һәм Үзәк урта мәктәбе укучылары да тәбрикләде. Әлеге чарада районның барлык җитәкчеләре шул исәптән гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе дә катнашып юбилярга җылы теләкләрен җиткерде.