2018 елның 15 сентябрендә Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән уза торган "Нечкәбил" дип исемләнгән ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсының ярымфиналы узды. Бирегә тугыз районның катнашучылары килде. Әлмәт муниципаль районыннан Даминовлар гаиләсе Рафаэль Фатих улы һәм Энҗе Радик кызы катнаштылар. Алар үз гаиләсен республикабызның ике дәүләт телендә чыгыш ясап тәкъдим иттеләр. Гаилә традицияләрен ничек искә алулары, нәсел тарихын ничек саклаулары, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Энҗе Радик кызы кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны татар милли ризыклары белән сыйлады.
Даминовлар гаиләсе Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучы дипломы һәм интернет-тавыш бирүдә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Без конкурсантларыбызны чын күңелдән котлап, аларның актив тормыш позицияләре, татар халкына карата булган мәхәббәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.