Шушы көннәрдә Дусай Кичү авылында яшәүче Сәрмәдия Садыйкованың гомер бәйрәме – тыл ветеранына 90 яшь тулды.
Шушы уңайдан юбилярны Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роза Ягфәр улы Салдаева котлады. Олуг юбилеен билгеләп үтүче, илебезнең байлыгын һәм куәтен булдыруга үзенең тырыш хезмәте белән өлеш керткән ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның персональ котлавын җиткерде, район башлыгы Айдар Салахов һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, бүләк һәм Хәтер китабын тапшырды.
Яңа Чишмә районында «Нечкәбил-2018» гаилә матурлыгы һәм ана булу конкурсының зона этабы старт алды. Баулы районы данын Зариповлар гаиләсе яклады. Чыгыш " Никах-гаилә туу»дип аталды.
Зариповлар гаиләсе конкурстан 3 диплом алып кайттылар: - «Матурлык һәм гармония " номинациясендә; - “Искиткеч гаилә тормышы” иншалар бәйгесендә җиңүче дипломы; - "Кунакчыл гаилә" номинациясендә җиңүче дипломы.
Сентябрь ахырында финалга үтүчеләрнең фамилияләре билгеле булачак.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 800 нче бала тууы теркәлде. Ата-аналар кызларына Юстина дип исем бирделәр, грек теленнән тәрҗемә иткәндә «тәртипле " дигәнне аңлаттылар. Шулай итеп сабыйның сәламәтлеге нык булсын, ә уңыш аңа тормыштан юлдаш булсын. Владислав һәм Марияне икенче бала туу белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларның гаиләсенә бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларда да уңышлар телибез.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, социаль яклау бүлеге, авыл ветераннар советы, мәктәп җитәкчелеге, авылдашлары, балалары да юбилярга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр.
Тантаналы язылышу көнендә алар гомерлеккә бергә булачакларын раслап язылышу кәгазенә кул куйдылар. Гомерләре буена алар бәхетле, тату үрнәк гаилә булып яшәделәр. Тормышта булган авырлыкларны җиңеп, мәхәббәтне саклап, бер-береңә тугры булып, менә дигән балалар тәрбияләделәр. Рождествено авыл җирлеге башлыгы гаиләне котлап, район башлыгы исеменнән, акчалата бүләк һәм тәбрикләү сүзләре җиткерде.
Азнакай җирлегендә бергә тормыш иткән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде. Алтын көзнең бер көнендә ТСЖ "Универсал-Азнакай” үткәрә торган ишегалды бәйрәмгә «бриллиант» һәм «алтын» гаилә парларны чакырдылар. Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин Горшуновлар Александр Александр улы белән Нина Егор кызын, Гаптракиповлар Рәфкать Гаптельгали улы һәм Нурия Миргалим кызын шәхси үзе котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бу көнне тантана сәбәпчеләр исеменә, бәйрәмдә катнашучы, туган-тумачалардан да котлау сүзе яңгырады.
2018 нче елның 8 нче сентябре үзенчәлекле көн - Чистай никахлашу сараенда 300нче парның никахы теркәлә.
Яшь пар - Павел Александр улы һәм Алёна Сергей кызы Лариннар – гаилә тормышларының беренче көннәрендә үк “бәхетле билет” оттылар, юбилей пары статусына лаек булдылар һәм истәлекле призга ия булдылар. Бу бүләкне Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләп тапшырды.
Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә беренче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу Кириллов Андрей белән Регина гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 8 сентябрь көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.
2018 елның 7 һәм 8 сентябрь көннәрендә, барлык гасырларда актуаль булган легендар классик Лев Николаевич Толстойнын туган көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә тематик көннәр үтте.
2018 елның 8 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Юнона”Булачак мәктәбе” проекты кысаларында чиратагы дәрес узды.