Әбигә- 90

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Дусай Кичү авылында яшәүче Сәрмәдия Садыйкованың гомер бәйрәме – тыл ветеранына 90 яшь тулды.

Шушы уңайдан юбилярны Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роза Ягфәр улы Салдаева котлады. Олуг юбилеен билгеләп үтүче, илебезнең байлыгын һәм куәтен булдыруга үзенең тырыш хезмәте белән өлеш керткән ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның персональ котлавын җиткерде, район башлыгы Айдар Салахов һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, бүләк һәм Хәтер китабын тапшырды. 
Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов, авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Резеда Шиһапова да ветеранны котладылар, бүләк тапшырдылар.

Котлауларны юбилярның балалары, оныклары дәвам итте. 
Җор телле әбекәй сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, шаян сүзләрне дә еш куллана. Тормышларыгыз ничек, дигәч, иң беренче сүзен шаян сүзләр кушып, юл хакында башлап җибәрде ветеран. 
Тормышның бар авырлыгын – сугыш, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт һәм михнәт күргән буын вәкиле ул. Заманында сыер да сауган, тракторда да эшләгән, урман да кискән, ат та караган, тегермән дә тарткан. Моннан 35 ел элек тол калган. Бүгенге көндә Сәрмәдия әби тормышыннан бик канәгать булып гомер кичерә, 15 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биргәненә сөенеп яши. 
-Мин нинди эшкә алынсам да, аны тырышып, намус белән башкардым. Хезмәт кешене чыныктыра, җиргә нык басып йөрергә, чатырдатып эшләргә кирәк, дип сөйләде ул. 
Сәрмәдия әби безне капка төбенә кадәр озата чыкты. Үз бакчамда үскән, дия-дия, күчтәнәч итеп кулларыбызга кып-кызыл алмалар тоттырды. Яхшы әңгәмәдәш яныннан киткәндә, ниндидер җиңеллек үзебезгә дә күчкән төсле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International