ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Танайка урманындагы чаңгы трассасы буйлап бу көнне 1520 ләп алабугалы йөгерде. Алар арасында-мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр. Кросста ЗАГС эшчеләре дә актив катнаштылар.

2018 елның 08 сентябрендә җәмигъ мәйданында Лаеш шәһәре үзенең 14-нче туган көнен бәйрәм итте. Бу тантаналы чарада “Шәһәр көнендә” никахлашкан парларга һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Саттаровлар Алмаз һәм Алина Азнакай ГХАТ бүлегендә 200 пар булып теркәлделәр. Һәм аларны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шайдуллин никахлашу көне белән шәхси тәбрикләде.

Хакимият һәм ЗАГС бүлеге вәкилләре исемендән аларга карата җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Үз чиратларында яшьләр рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә туган Азнакай җирендә яшәргә һәм хезмәт итәргә дип сүз бирделәр.

      2018 елның  7нче сентябрь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Айбулат Гумиров – 30 август көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

2018 елның 06 сентябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1700 бала туу турында акт теркәлде.

30 август көнне Салимов Ленар Сиринат улы һәм Елена Владимир кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Арина исеме кушылды.

         2018 елның 7 сентябрь көннендә Түбән Кама бала тудыру йортында энилэр һәм  ГХАТ идарәсе белгечләре катнашында мастер-класс үтте. 


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018нче елның 6нчы сентябрендә Бочаровлар гаиләсендә истәлекле вакыйга - Чистай никахлашу сараенда аларның фарфор туе билгеләп үтелә.

Вячеслав Иванович һәм Юлия Евгеньевна, икахлашу көннәреннән шактый күп вакыт узса да, җылы һәм эчкерсез гаилә мөнәсәбәтләрен саклап кала алганнар. Бочаровлар гаиләсен Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы котлады һәм шундый парлар аркасында иң югары әхлакый кыйммәтләр: мәхәббәт, тугрылык, туган йортның җылылыгы, олыларга хөрмәт, гаилә традиицяләре һәм балалар турында кайгыртучанлык саклануы турында ассызыклады.

2018 елның 06 сентябрь көне Кама Тамагы районы ГХАТ  бүлеге хезмәткәрләре  тантаналы рәвештә 24 август көнне туган баланы теркәделәр.

 Алишер һәм Чулпан Турсуновлар гаиләсе икенче туган балага Амин дип исем куштылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа туган баланың беренче документын, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау адресы һәм 2018 елда язылышкан Игорь һәм Аделя Ившиннардан истәлекле бүләк тапшырдылар.

Фәрит белән Рамиләнең икесе өчен дә гаилә беренче урында. Эштә яуланган дәрәҗәләр дә, дан-шөһрәткә ирешү дә, матди байлык та гаилә җылысын алыштыра алмый, дип уйлый алар. Сүзем Кече Кайбыч авылында яшәүче Зиннуровларның күркәм гаиләсе турында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән традицион очрашуда катнашу бәхете дә быел аларга елмайды. Бәхет дим, чөнки бу чарага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан йөзек кашына тиң иң үрнәк гаиләләрне генә чакыралар.

2018 елның август аенда Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  48 бала тууы  рәсмиләштерелде. Алар арасында 31 малай һәм 17 кыз. Беренче бала булып 12 гаиләдә, 19 гаиләдә икенче бала булып, 17 гаиләдә өченче һәм күбрәк сабый туа. Артем, Кирилл, Азалия һәм Айсель исемнәре  бик нык популярлашып килә. Агния һәм Саид  август аеның иң сирәк исемнәре булып санала. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International