2018нче елның 6нчы сентябрендә Бочаровлар гаиләсендә истәлекле вакыйга - Чистай никахлашу сараенда аларның фарфор туе билгеләп үтелә.
Вячеслав Иванович һәм Юлия Евгеньевна, икахлашу көннәреннән шактый күп вакыт узса да, җылы һәм эчкерсез гаилә мөнәсәбәтләрен саклап кала алганнар. Бочаровлар гаиләсен Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы котлады һәм шундый парлар аркасында иң югары әхлакый кыйммәтләр: мәхәббәт, тугрылык, туган йортның җылылыгы, олыларга хөрмәт, гаилә традиицяләре һәм балалар турында кайгыртучанлык саклануы турында ассызыклады.
Ә ни дәрәҗәдә алар яшь күренәләр! Бу гаиләдә игелекле атмосфера булуы аркасында. Шушы гаилә бик әйбәт ике ул үстерәләр. Уллары ата-аналарын хөрмәт итәләр, яраталар. Юбилярларга тантаналы вакыйга уңаеннан истәлекле бүләк тапшырылды.
Никахлашучы яшь парлар бу юбилярлардан бер-берсен хөрмәт итәргә, аралаша белергә, юл куя белергә өйрәнергә тиешләр. Һичшиксез, бу лаеклы үрнәк.