2018 елның 06 сентябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1700 бала туу турында акт теркәлде.
30 август көнне Салимов Ленар Сиринат улы һәм Елена Владимир кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Арина исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!