Тантаналы рәвештә тууны теркәү

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 06 сентябрь көне Кама Тамагы районы ГХАТ  бүлеге хезмәткәрләре  тантаналы рәвештә 24 август көнне туган баланы теркәделәр.

 Алишер һәм Чулпан Турсуновлар гаиләсе икенче туган балага Амин дип исем куштылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа туган баланың беренче документын, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау адресы һәм 2018 елда язылышкан Игорь һәм Аделя Ившиннардан истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International