Саттаровлар Алмаз һәм Алина Азнакай ГХАТ бүлегендә 200 пар булып теркәлделәр. Һәм аларны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шайдуллин никахлашу көне белән шәхси тәбрикләде.
Хакимият һәм ЗАГС бүлеге вәкилләре исемендән аларга карата җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Үз чиратларында яшьләр рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә туган Азнакай җирендә яшәргә һәм хезмәт итәргә дип сүз бирделәр.