Азнакай җирлегендә бергә тормыш иткән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде. Алтын көзнең бер көнендә ТСЖ "Универсал-Азнакай” үткәрә торган ишегалды бәйрәмгә «бриллиант» һәм «алтын» гаилә парларны чакырдылар. Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин Горшуновлар Александр Александр улы белән Нина Егор кызын, Гаптракиповлар Рәфкать Гаптельгали улы һәм Нурия Миргалим кызын шәхси үзе котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бу көнне тантана сәбәпчеләр исеменә, бәйрәмдә катнашучы, туган-тумачалардан да котлау сүзе яңгырады.