15 нче сентябрь көнне ил буенча “Милләтләр кроссы – 2018” Бөтенроссия йөгерү көне үтте. Мамадыш районы да читтә калмады. Бәйрәм рухы шәһәрнең бөтен өлешендә сизелде.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы да әлеге спорт бәйрәмендә зур теләк белән катнашты. Үз иртәләрен алар «Яшьлек» скверында зарядкадан башладылар. Соңыннан башка коллективлар белән беррәттән кросс ярышына кушылдылар. Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова искәртүенчә, әлеге кросс шимбәнең тантаналы регистрацияләре алдыннан яхшы гына күтәренке кәеф һәм рух чыганагы булды.
Әйтергә кирәк, “Милләтләр кроссы – 2018” чарасы елдан-ел күбрәк кеше җәлеп итә. Мамадышта старт сызыгына быел 7000 нән артык катнашчы чыкты. Бу спорт чарасы гына түгел, ә чын мәгънәсендә гаилә һәм ил бәйрәме, - дип ассызыклады район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов.