Бөгелмә районында 444 пар никахларын рәсмиләштергән

2018 елның 15 сентябре, шимбә

      Көзге чор кырдагы уңышларга гына түгел, ә туйларга да бай чор. 15 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 444 пар никахларын рәсмиләштерде. Максим һәм Оксана бер оешмада эшлиләр, аларның уртак мавыгулары шактый: йөгерү, чаңгы, бассейн. Көз Оксана һәм Максимның тормышында мөһим үзенчәлеккә ия. Яшь пар нәкъ бер ел элек – көз көне танышканнар. Бер-берсен бер күрүдән үк ошатканар, ләкин өйләнешү карарын бик нык уйлап эшләгәннәр – туй көне дә алдан билгеләнеп куйган булган. Алар көз көне яңа гаилә туу өчен иң яхшы вакыт дип уйлыйлар.

      ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне тантаналы көннәре белән тәбрик итеп, бәхетле уртак тормыш, иминлек һәм бәхет теләделәр. ГХАТ бүлегендә бу көнне барлыгы 9 гаилә теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International