Чистай шәһәрендә гаилә пары Федосеевларның көмеш туе

2018 елның 14 сентябре, җомга

         2018нче елның 6нчы августында Чистай шәһәрендә  Елена Николай кызы һәм Михаил Александр улы Федосеевлар  көмеш туйларын – бергә 25 ел торуларын билгеләп  үттеләр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  юбилей туе көнендә Федосеевларны тантаналы котлау узды. Танатананың гаеплеләре ЗАГС бүлегенең  дәрәҗәле  юбилей туйлары китабына үзләренең имзаларын куйдылар; яңадан ирле-хатынлы булу теләкләре иреклеме, чын күңелдәнме дигән сорауга җавап бирделәр. Чараның ахырында Федосеевлар гаиләсе  туй антларын яңарттылар һәм киләсе энҗе туйларын билгеләп үтәргә вәгъдә бирделәр. ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы   Елена Николай кызы һәм Михаил Александр улына  истәлекле бүләк тапшырды

Шушы шәһәрдә яшәүче  бик күпләргә үрнәк булырлык һәм озак вакытлы гаилә тормышы  өчен  бу парга соклану һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.  Безнең юбилярларга үзара мәхәббәт,  бергә  озын гомер итүләрен телибез, һәм, әлбәттә, яңадан  5 елдан соң ЗАГС бүлегендә  энҗе туйларында очрашырга язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International