Чуваш Мәнҗесендә яшәүче тыл хезмәтчәне Дмитрий Ефимович Тайбулатовка 90 яшь тулды. Аны туган көне белән котлап, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен РФ Президенты һәм район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләр җиткерергә дип район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова килде. Дмитрий Ефимович хезмәт юлын 13 яшендә Хафизов исемендәге хуҗалыкта башлап җибәрә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. Тормыш иптәше Анастасия Алексеевна белән 68 елдан артык тату гомер кичерәләр. Бүгенге көндә 6 балалары, 15 оныклары һәм 22 оныкчыклары бар.