2018нче елның 6 нчы сентябрендә Шафигуллина Ингрида Эдуард кызы и Чугунов Олег Юрьевичларның яшь гаиләсендә шатлыклы вагыйга булды. Аларның кызлары туды, аны матур сирәк исем белән атыйлар – Амелия, ә бу сабый Чистай ЗАГС бүлегендә ел башыннан 500 нче бала булып теркәлә. ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы “Туу турында таныклык”ны бәхетле әтисенә тапшырганда, чын күңелдән, кызлары тууы белән котлады, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде, шулай ук зур булмаган бүләк тапшырды.