Әлмәт шәһәрендә 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2018 елның 14 сентябре, җомга

2018 елның 14 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Идиятуллиннар Альберт Дамир улы һәм Екатерина Евгений кызы гаиләсендә булды. 9 сентябрьдә аларның уллары һәм кызлыры туды. Алар гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар. Яңа туган сабыйларга  Артур  һәм Карина исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International