ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   13 декабрь көнне Югары Ослан авылында яшәүче Шумилов гаиләсе Василий улы Николай һәм Андрей кызы Елена зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

      Юбилярларның гомер юллары озын, авыр, әмма бик бәхетле тормыш! Алар тормыш китергән барлык сынауларны җиңеп һәм бер-береңә хөрмәт һәм тугры булып гомер итәләр.

"Ныклы гаилә» проекты кысаларында 2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең яшь кешеләренә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасында катнаштылар. Әлеге тантана хөрмәтенә ГХАТ бүлеге «Минем гаиләм» темасына «Нурлат балалар сәнгать мәктәбе» укучылары ясаган рәсемнәр  белән 2019 елга календарь бүләк итте.

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2018 нче елның 13 декабрьда көнне 47 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  ачты.  Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгече Е.Л.Шуралева, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

2018 елның 13 декабрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 21 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Муртазиннар Рифат Ривгат улы һәм Гузәл Альберт кызы гаиләсендә булды. 11 декабрьдә аларның ике кызы туды.Яңа туган сабыйларга  Алина  һәм Амина исемнәре кушылды.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә Россия Конституциясе көнендә ГАХТ бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булып узды.  Унике яшь кукмаралы беренче документларын балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор  полиция майоры Гилфетдинова Гөлназ Сәүбән кызы кулыннан алдылар.

Бүген, 12 декабрьдә ТАССРның Октябрь районы Чулпан авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне, Мәрьям Хәсәнҗан кызы Сәмигулловага 95 яшь тулды.

Юбилярны туган көне белән тәбрикләргә, сәламәтлек теләп һәм сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәт әйтергә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов килде.

 Россия Конституциясенең 25 еллыгы көнендә 14 яшькә җиткән 26 гражданга  паспорт тапшырдылар. Тантаналы чара “Бердәм Россия” химаясендә Балалар иҗат йортында үтте. Церемония традиция буенча гимн башкару белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева балаларны котлап матур теләкләрен җиткерде.

         Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча бишенче ел рәттән гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрелә. Кабул итү илебезнең бөтен территориясендә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе кабул ителгән көнне гамәлгә ашырыла һәм гражданнарга дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән шәхсән очрашырга мөмкинлек бирә.

         2018 елның 12 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 яше тулган яшь түбәнкамалыларга паспорт тапшыру тантанасы узды. 

2018 елның 12 декабрендә Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда Россия Федерациясе Конституциясе көне кысаларында 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International