2018 елның 12 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 яше тулган яшь түбәнкамалыларга паспорт тапшыру тантанасы узды.
Чара Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган иде. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина яшь кешеләрне икеләтә бәйрәм белән котлады, яхшы укуларын һәм гамәлдәге законнарны үтәүне теләде. Вакыйга истәлеге итеп һәм дәүләт бәйрәме уңаеннан ГХАТ идарәсе белгечләре балаларга Россия Федерациясе Конституциясенең басмасын тапшырдылар.
Тантана сәбәпчеләренә ярдәм итәргә туганнары һәм якыннары килде, ә музыкаль котлау сүзләрен шәһәр мәдәният йорты вокалчылары, «Татарстан Варислары» патриотик җыр башкарды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы Елена Александровна Балыкова егетләргә һәм кызларга беренче паспорт тапшырды.