Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз!

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

12 декабрьдә Россия Конституциясе көнендә ГАХТ бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булып узды.  Унике яшь кукмаралы беренче документларын балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор  полиция майоры Гилфетдинова Гөлназ Сәүбән кызы кулыннан алдылар.

Бу мөһим вакыйга белән шулай ук яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы, Ветераннар Советы рәисе Иванов Валентин Константин улы, Кукмара “Бердәм Россия” партиясенен җирле бүлеге җитәкчесе Яппарова Камилә Минһаҗетдин кызы котладылар. Шатлыкны уртаклашырга әти-әниләр дә килде. Яшь гражданнарга теләкләр теләнде. Алар үз чиратында, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртергә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International