Очрашуның темасы:"Гаилә бәхетенең бәхәссез билгеләре". Булачак 15 пар өйләнешүчеләр зур кызыксыну белән лекция барышында актив катнаштылар, иҗади биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр. Яшь өйләнешүчеләр алдында «Казан " гаилә үзәге чараларын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Мөхетдинова чыгыш ясады. Ул никах теркәү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж бирде, тантанадан соң кәләшләргә паспортның нинди срокта үзгәрүен аңлатты, фрагмент күрсәтте һәм кул астындагы боҗралар алмашуның төп моментларын күрсәтте, заллар буенча экскурсияләр үткәрде.
2018 елның 17 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» белем бирү проекты кысаларында Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенең һәм 27-нче номерлы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен дәрес узды..
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан бирле җиденче игезәк бала теркәлде. Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза, Алла бүләге дип саналды. Мондый бәхетле вакыйга Маслаковлар гаиләсендә булды. Милена һәм Марианна дигән шундый матур исемнәр белән атадылар сабыйларның бәхетле ата – аналары. ГХАТ бүлеге хезмәткәре ата – аналарга балалар тормышындагы беренче документларын-туу турында таныклыкларны тапшырды һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котладылар, иминлек, бәхет, игелек, шулай ук балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр!
2018 елның 15 декабрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Каргали гимназиясенен 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова мәктәп укучыларына гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде. Моңардан тыш, укучылар бик теләп Никахлашу йорты, гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, бүлекнең функцияләре турында тыңладылар.
2018 елның 15 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында яшь парлар өчен дәрес узды.
15 декабрь көнне бөтен дөньяда чәй көне итеп билгеләп үтелә. Бу эчемлекнең тарихына инде биш мең елдан артык, тик аны кем ачты, әлегә кадәр билгесез.
2018 елның 15 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен туй инструктажы узды.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгы Э.Н.Фаттаховның котлау хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.
Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы иде. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.
Бүген, 14 декабрьдә ТАССРның Октябрь районы Фома авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне Халимә Мирзаҗан кызы Кыямовага 90 яшь тулды. Юбилярны туган көне белән котлап, сәламәтлек теләргә һәм сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерү өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов та килгән иде.
2018 елның 14 декабрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Гыйләҗевлар гаиләсен кызлары Яминә туу белән котладылар.