15 декабрь көнне бөтен дөньяда чәй көне итеп билгеләп үтелә. Бу эчемлекнең тарихына инде биш мең елдан артык, тик аны кем ачты, әлегә кадәр билгесез.
Чәй-кунакчыллык символы һәм гаилә утырмаларының аерылгысыз өлеше. Чәй эчкәндә, гадәттәгечә, бөтен гаилә җыела, күңелле дустанә әңгәмәләр алып барыла, төрле мәсьәләләр хәл ителә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә бу көнне «чәй – эчәргә мөмкин булган бәхет» дигән акция узды. Түбән Кама яшь парлары бер-берсенә матурлык һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тәм-томнар белән кайнар хуш исле чәй эчтеләр һәм матур Яңа ел фотозонында фотога төштеләр.