2018 елның 15 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен туй инструктажы узды.
Никахлашу сарае заллары буенча мини-экскурсия барышында яшьләр никах теркәүнең төп элементлары турында белделәр. ГХАТ идарәсе белгечләре аеруча игътибарны кияү һәм кәләш паспортларына һәм никах теркәү көнендә аларның вакытында килеп җитүенә юнәлттеләр.