2018 елның 15 декабрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Каргали гимназиясенен 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова мәктәп укучыларына гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде. Моңардан тыш, укучылар бик теләп Никахлашу йорты, гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, бүлекнең функцияләре турында тыңладылар.