Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел алдыннан «гаилә тәрбиясе әлифбасы»

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018 елның 17 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» белем бирү проекты кысаларында Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенең һәм 27-нче номерлы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен дәрес узды..

         ГХАТ идарәсе җитәкчесе Белла Ивановна Махотина белән берлектә балалар ныклы, тату һәм бәхетле гаилә төзү өчен кирәкле төп шәхси сыйфатларны билгеләде. Һәр сыйфат махсус чыршы уенчыгы белән тәкъдим ителгән иде. Һәм әлеге уенчыклардан «Яңа ел гаилә хәзинәләре» җыелды. Очрашу ахырында укучылар «безнең Яңа ел сере» акциясендә катнаштылар һәм Кыш бабайга үзләренең теләкләрен яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International