Бүген, 14 декабрьдә ТАССРның Октябрь районы Фома авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне Халимә Мирзаҗан кызы Кыямовага 90 яшь тулды. Юбилярны туган көне белән котлап, сәламәтлек теләргә һәм сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерү өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов та килгән иде. Хәлимә Мирзаҗан кызы Кыямова күп балалы гаиләдә туа. Авыр сугыш елларында, үсмер чагында, өлкәннәр белән бергә колхозда эшли. Алар өчен фронт - колхозда була. Үсеп җиткәч, туган авылында яшәп кала. 1955 елда авыл егетенә кияүгә чыга. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе "Игенче" колхозында чөгендерче булып эшли. Хәлимә Мирзазан кызының 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар. «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә ия, 2 группа инвалидлык бирелгән.