Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан бирле җиденче игезәк бала теркәлде. Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза, Алла бүләге дип саналды. Мондый бәхетле вакыйга Маслаковлар гаиләсендә булды. Милена һәм Марианна дигән шундый матур исемнәр белән атадылар сабыйларның бәхетле ата – аналары. ГХАТ бүлеге хезмәткәре ата – аналарга балалар тормышындагы беренче документларын-туу турында таныклыкларны тапшырды һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котладылар, иминлек, бәхет, игелек, шулай ук балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр!