Минзәлә районында яшусмерләргә паспортлар тпашырылды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Россия Конституциясенең 25 еллыгы көнендә 14 яшькә җиткән 26 гражданга  паспорт тапшырдылар. Тантаналы чара “Бердәм Россия” химаясендә Балалар иҗат йортында үтте. Церемония традиция буенча гимн башкару белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева балаларны котлап матур теләкләрен җиткерде. Төп документ алучы егетләр һәм кызлар Россия Федерациясе гражданнары буларак ант иттеләр. Кунакларның һәрберсе Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Евгений Клещевников, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлеге җитәкчесе Ләйсән Александрова балаларга паспорт тапшырганда, әлеге көн тантаналы көн генә түгел, җаваплы көн икәнен дә искә төшерделәр һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International