Бүген, 12 декабрьдә ТАССРның Октябрь районы Чулпан авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне, Мәрьям Хәсәнҗан кызы Сәмигулловага 95 яшь тулды.
Юбилярны туган көне белән тәбрикләргә, сәламәтлек теләп һәм сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәт әйтергә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов килде.
Мәрьям Хәсәнҗан кызы күп балалы гаиләдә туа. Авыр сугыш елларында, үсмер чагында, өлкәннәр белән бергә колхозда эшләгән. Алар өчен фронт колхозда була. Үсеп - буй җиткәч, туган авылында яшәп кала. 1947 елда авыл егетенә кияүгә чыга. Ире белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда чөгендерче булып "Коммунизмга юл"колхозында эшли.
Мәрьям Хәсәнҗановнаның 10 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Юбиляр «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә ия, 2 группа инвалид булып яши. Бүгенге көндә Чулпан авылында тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигулла улы белән гомер итә.