"Ныклы гаилә» проекты кысаларында 2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең яшь кешеләренә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасында катнаштылар. Әлеге тантана хөрмәтенә ГХАТ бүлеге «Минем гаиләм» темасына «Нурлат балалар сәнгать мәктәбе» укучылары ясаган рәсемнәр белән 2019 елга календарь бүләк итте.