13 декабрь көнне Югары Ослан авылында яшәүче Шумилов гаиләсе Василий улы Николай һәм Андрей кызы Елена зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Юбилярларның гомер юллары озын, авыр, әмма бик бәхетле тормыш! Алар тормыш китергән барлык сынауларны җиңеп һәм бер-береңә хөрмәт һәм тугры булып гомер итәләр. Алар «Услонский» совхозында эшләгәндә: Николай машина йөртүче булып, ә Елена сыер савучы булып эшли. Николай совхоздан соң пенсиягә кадәр ПМКда балта остасы булып эшли. Ә Елена безнең районның күп кенә оешмаларында эшләп һәрвакыт яхшы исәптә булды. Василий улы Николай һәм Андрей кызы Еленаның хезмәтләрен бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләделәр. Шумиловлар гаиләсендә горурланырлык ике уллары, өч оныклары һәм ике оныкчыклары бар.
Уртак тормышларының 55 еллыгы уңаеннан Шумиловлар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.