Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү көне

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча бишенче ел рәттән гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрелә. Кабул итү илебезнең бөтен территориясендә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе кабул ителгән көнне гамәлгә ашырыла һәм гражданнарга дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән шәхсән очрашырга мөмкинлек бирә.

         Гадәттәгечә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көненә кушылды. Кабул итү шәхесне раслаучы документ тапшырганда тере чират тәртибендә узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина һәм җитәкче урынбасары Гүзәл Ислам кызы Сәгыйтова гражданлык хәле актларын теркәү буенча сорауларга җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International