Лениногорск муниципаль районында Конституция көне

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда Россия Федерациясе Конституциясе көне кысаларында 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы уздырылды.

Тантананы башлап Лениногорск районы һәм шәһәре башлыгы Рәгать Хөсәенов яшь буынга исәнлек-саулык, бәхет һәм тыныч тормыш теләп, алдагы көнгә ышанып карарга, илебезнең намуслы гражданнары булырга, гореф-гадәтләребезне саклап кала белергә өндәде.

Шулай ук тантанада Лениногорск районы буенча ЭЭМ бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Рөстәм, Лениногорск районы прокуроры ярдәмчесе Бикбов Рушан, кеше хокукы буенча вәкаләт бирүче Наумова Людмила, шәһәр башлыгы урынбасары Тимаков Сергей, “Единая Россия” партиясе бүлеге җитәкчесе Ефременкова Елена, Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәп укучылары, ата-аналар, ауктивистлар һәм  массакүләм мәгълүмат чаралары да чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International