Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2019 елның гыйнварь аенда Әлмәт шәһәрендә 205 бала дөньяга килде. Алар арасында 91 малай, 114 кыз һәм 2 игезәк балалар . Баланың минималь авырлыгы 2155 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4540 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 20 яшьлек, ә иң өлкәненә - 54 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре Давид, Тимур, Карина, Мәликә, Камилла, Таир, Кәрим. Сирәк исемнәр арасында Эмилия, Ляйля, Агата, Сафия, Арлан, Айдиля исемнәре булды.
2019 нчы елның 1 февралендә Сабаның куп функцияле үзәгендә 14 яше тулган гражданнарга паспортлар бирү тантанасы булып узды. Сәламләү сузеннән сон 12 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Шулай ук паспорт тышлыгы һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Югары Каракитә авылында яшәүче тыл ветераны Бибихасана Сирзетдин кызы Санатулловага 2019 елның 1 февралендә 90 яшь тулды .
Шундый истәлекле дата белән аны Чүпрәле районы Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Җамалтдинов котлады. Эмиль Әхмәтов РФ Президенты исеменнән котлау сүзләрен һәм район башлыгы Марат Гафаровтан бүләк тапшырды.
Юбиляр гомер буе авылда эшләгән: фермада, бригадада. 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә улы Камил белән яши.
2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Аның төп бурычлары илебезнең иң яхшы театр традицияләрен һәм казанышларын саклап калу һәм популярлаштыру; төрле шәһәр халкы өчен театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләренең үтемлелеге, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм театр мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү белән бәйле.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Айдар Рамил улы Фәхретдинов һәм Гөлинә Заһир кызы Минһаҗеваның никахларын теркәү тантанасы узды.
60 ел буе Валентина Василий улы һәм Ирина Сергей кызы тормыш юлы буйлап «иңгә-иң куеп» баралар.
Юбилярлар озын, катлаулы, тик бик бәхетле тормыш уздылар, үзләренең җылы һәм эчкерсез мөнәсәбәтләрен саклап калдылар. Бернигә дә карамастан, йөрәкләре һәм күңелләре яшь булып калды.
2019 елның 31 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Батыревлар гаиләсен 70 яшьлек юбилее белән котладылар.
Гыйнвар – елның беренче ае яңа тормыш башлануны, яңа планнар, өметләр, уй-фикерләр һәм башлангычларның чисталыгын гәүдәләндерә. Гаилә төзү өчен дә гыйнвар ае уңышлы санала. Борынгы заманнардан алып, гыйнвар аенда туй үткәрү бәхет, муллык, күп балалык һәм гаиләдә гармонияне чагылдырган, гыйнвар аенда туган балалар ныклы сәламәтлекләре һәм чыдамлыклары белән аерылып торганнар.
2019 елның 31 гыйнварында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде.
26 гыйнварь көнне Гыйльфанов Альберт Әлфис улы һәм Миләүшә Радик кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тимур исеме кушылды.
Юбилее белән котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Минаева һәм Каенлык авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатауллин килгән иде. Өнсә авыл клубы хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар советы рәисе Мөршидә Нотфуллина да читтә калмады. Бүләкләр тапшырып, кунаклар Рәшидә Галәвиевнага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы очрашуы булачак әниләр белән Аксубай үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә узды. ГХАТ бүлегенең баш белгече тарафыннан Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Порталы аша туу турында гариза бирү сораулары буенча хатын-кызлар кабул ителде. Үткәрелгән әңгәмә барышында электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең өстенлекләре әйтелде. Шулай ук пациентларга балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында аңлатмалар бирелде.